ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Дин

Тынычлык һәм килешеп эшләү – теләсә кайсы эшчәнлекне үстерүнең төп нигезе - президент

3 февраль 2018, 18:03 , Фото: tatarstan.ru

Тынычлык һәм килешеп эшләү – теләсә кайсы эшчәнлекне үстерүнең төп нигезе - президент
Р.Миңнеханов Архангельск шәһәрендә «Нур Ислам» тарихи мәчетен ачуга багышланган рәсми тантанада катнашучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы делегациясе Архангельск шәһәрендә «Нур Ислам» тарихи мәчетен ачуга багышланган рәсми тантаналарда катнашырга килде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, Яшел Үзәннең «А.М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов та бар.

Рөстәм Миңнеханов, мәчетне ачу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Нур Ислам” мәчете – тарихи җирлеккә бик туры килә - ул рус төньягына хас агач скульптура әсәрләренең бер үрнәге”, - диде, моңа аерым игътибарны юнәлтеп.

“Тынычлык һәм үзара килешеп эшләү – теләсә кайсы эшчәнлекне үстерүнең төп нигезе булып тора, - диде Татарстан Президенты, сүзен дәвам итеп. – Илебездә төрле милләт һәм дин кешеләренең гасырлар дәвамында тынычлык һәм дуслыкта яшәве - башка илләр өчен дә үрнәк”.

Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов үз чиратында : “Бүген тарихи гаделлек торгызылды. Мөселман общинасы үзенең рухи йортын яңадан булдырды. Әмма бу вакыйга, милләте һәм диненә карамастан, һәркайсыбыз өчен мөһим вакыйга булы тора. Мечет, гыйбадәтханә ачылу - рухи яңарышның  бер дәлиле “, - дип билгеләп узды.

Тантаналы чара кысаларында мөфти Равил Гайнетдин Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орловка, Архангельск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе төбәк рәисе Рим Кәлимуллинга, “Ак Барс” АҖ холдинг компаниясе генерал директоры Иван Егоровка , Яшел Үзәндәге "М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы" генераль директоры Ренат Мистаховка Россия мөселманнары югары орденын тапшырды.

Равил Гайнетдин “Нур Ислам” мәчете рухи һәм җәмгыять тормышы үзәгенә әверелер, дигән ышаныч белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10