ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять, Дин

“Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татар шәмаиле галереясендә яңа күргәзмә ачыла

3 февраль 2018, 17:12

“Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татар шәмаиле галереясендә яңа күргәзмә ачыла Экспозициядә узган гасырның халык осталары һәм хәзерге заманның алдынгы рәссамнары пыялада ясаган 30дан артык эш тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). 7 февральдә 16.00 сәгатьтә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы Татар шәмаиле галереясендә “Манара: татар шәмаилендә архитектура мотивлары” дигән яңа күргәзмә ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗат эшләрендә дөньяга танылган мәчетләр белән бергә Россия архитектура объектлары – авыл мәчетләреннән алып Сөембикә манарасы һәм Кол Шәриф мәчете кебек символик биналарга кадәр бар.

Экспозициядә узган гасырның халык осталары (“Мәрҗани йорты” галереясе җыентыгыннан) һәм хәзерге заманның алдынгы рәссамнары (Фирдәвес Гыйрфанов, Чулпан Шәрифуллина һ.б.) пыялада ясаган 30дан артык эш тәкъдим ителәчәк.

Элеккеге эшләрдә Истанбул, Багдад мәчетләре һәм ислам дөньясының башка үзәкләре сурәтләнгән. Заманча эшләр хәзерге рәссамнарының милли тарихка һәм мәчетләргә, символларга (Казан Кремлендә Кол Шәриф, Болгарда Ак мәчет һ.б.) мөрәҗәгатен чагылдыра.

Исегезгә төшерәбез: күргәзмә 7 февральдә 16.00 сәгатьтә ачыла. Керү бушлай.

Адрес: “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, Татар шәмаиле галереясе.

Белешмәләр өчен тел.: (843) 5678125, 5678152; 8-917-392-86-68.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10