ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәр мәчете имам-хатыйбы белән очрашты

3 февраль 2018, 13:20 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәр мәчете имам-хатыйбы белән очрашты Татарстан делегациясе Коръән нәшер ителә торган Фәхдә патшалыгы исемендәге комплекста булды.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә республика мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Согуд Гарәбстаны Патшалыгына сәфәр кыла. Анда Пәйгамбәр мәчете имам-хатыйбы Хөсәин ибне Абделгазиз Шәех белән очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яза.

Очрашуда имам бөтен дөнья мөселманнарының бердәмлеге һәм туганлыгы, дин тотучыларның бер-берсен аңлаулары, ислам нормаларын үтәү мөһимлеген билгеләп үтте. Камил хәзрәт үз чиратында хөрмәтле шәехкә - Россиядә Ислам кабул ителүнең 1000 еллык тарихы булуын һәм дөньяда беренче басма Коръән Казанда нәшер ителүе турында сөйләде.

Татарстан мөфтие очрашудан соң Согуд Гарәбстаны Патшалыгының иң популяр басмасы عكاظ (Уккяз) сорауларына җавап бирде. Газета хәбәрчесенә ул Согуд Гарәбстанында булу программасы буенча хис-кичерешләрен турында җиткерде.

Шулай ук бүген Татарстан делегациясе Коръән нәшер ителә торган Фәхдә патшалыгы исемендәге комплекста булды. Биредә ел саен 10 млн нөсхә Коръән китабы сатыла, үзәк эшләү чорында барлыгы 300 млн нөсхә Изге китап бастырылган. Үзәк Брайл шрифты белән Коръән китабы нәшер итә һәм аудиоверсиясен чыгара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10