ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рөстәм Миңнеханов белән Равил Гайнетдин Архангельскида мәчет ача

3 февраль 2018, 10:37

Рөстәм Миңнеханов белән Равил Гайнетдин Архангельскида мәчет ача Революциядән соң мәчетне беренче тапкыр төзекләндерү чыгымнарын Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә “Нур Ислам” берләшмәсе финанслаган.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»).Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бүген Архангельскида мәчет ача. Бу хакта Архангельск өлкәсе губернаторы һәм Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет сәгать 11дә ачылачак. Ачылыш тантанасында Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск башлыгы Игорь Годзиш, татар милли-мәдәни автономиясе, традицион конфессияләр вәкилләре катнашачак.

Мәчет ачылгач, Равил Гайнетдин гыйбадәт кылу белән мәчет эшчәнлеген башлап җибәрәчәк.

Архангельскида агач мәчет 1905 елда төзелгән. Революциядән соң бина дәүләт органнары карамагында булган.

2010 елда бинаны мөселманнарга кайтарганнар, ә 2012 елда мәчетне Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә “Нур Ислам” берләшмәсе финанславы белән төзекләндерә башлаганнар.

Ике елдан соң янгын чыгу сәбәпле, агач бина җитди зыян күргән. 2017 елның ноябрендә мөфти шәех Равил Гайнетдин Архангельскида булган һәм мәчетне төзекләндерүгә фатиха биргән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10