ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

ТР күп функцияле үзәкләре тавыш бирү урынын сайлау турында 200гә якын гариза алган

2 февраль 2018, 21:38 , Фото: Салават Камалетдинов

ТР күп функцияле үзәкләре тавыш бирү урынын сайлау турында 200гә якын гариза алган Шулардан 25 кеше республикадан читтә тавыш бирергә уйлый.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның күп функцияле үзәкләренә ике көн эчендә тавыш бирү урынын сайлау турында гаризалар белән 198 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 25е республикадан читтә тавыш бирергә ниятли, дип хәбәр итә Татарстандагы күпфункцияле үзәкләр матбугат хезмәте.

Республиканың күпфункцияле үзәкләре 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр Россия Президентын сайлау кампаниясендә гражданнарны сайлау көнендә булган урыннары буенча тавыш бирү өчен исемлеккә кертү турында гаризалар кабул итә.

«Гаризаны рәсмиләштерү процедурасы берничә минут вакытны ала. Моның өчен паспорт кына кирәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Тавыш бирү урынын сайлау турындагы гаризаны теләсә кайсы күп функцияле үзәктә тапшырырга мөмкин. Аларның эш графигы учреждение сайтында (mfc16.tatarstan.ru) күрсәтелгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10