ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Kazan-Arena турында: Стадион әзер, кешеләр штаттан тыш хәлләрдә эшли белә

2 февраль 2018, 20:09 , Фото: архив tatar-inform.ru

Р.Миңнеханов Kazan-Arena турында: Стадион әзер, кешеләр штаттан тыш хәлләрдә эшли белә Республика җитәкчелеге Ростехнадзор белән хезмәттәшлекне үстерә, диде ТР Президенты.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Kazan-Arena стадионы коллективы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын үткәрергә һәм теләсә нинди штаттан тыш хәлләргә тулысынча әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында Идел буе федераль округы предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган утырышта журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Бүген Казанга Ростехнадзор башлыгы Алексей Алешин рәсми визит белән килгән иде. Күзәтчелек ведомствосы башлыгы Kazan-Arena стадионы мәйданчыгында энергия белән тәэмин итү системаларының 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерү уңаеннан үткәрелгән өйрәнүләрне күзәтте.

«Бүген хезмәттәшләребез өйрәнүләр үткәрде. Штаттан тыш вәзгыять стадионның әзер булуын, кешеләрнең гадәттән тыш хәлләрдә эшли белүен күрсәтте. Бу Универсиада, йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм башка чаралар үткәрүебез нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алар безгә әзерлек дәрәҗәсенең югары булуы хакында сөйләргә мөмкинлек бирә», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчелеге Ростехнадзор белән хезмәттәшлекне үстерә, дип өстәде ТР Президенты.

«Мин хезмәттәшләребезнең һөнәри осталыгын югары бәялим», - диде республика башлыгы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10