ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2017 елда Татарстанда авиабилетлар 28 процентка арзанайган

2 февраль 2018, 18:31 , Фото: архив tatar-inform.ru

2017 елда Татарстанда авиабилетлар 28 процентка арзанайган Республикада авиабилетлар сату күләме 25 процентка арткан.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстанда авиабилетлар 28 процентка арзанайган. Бу – Россия өчен рекордлы күрсәткеч. Сәяхәтчеләр өчен Biletix Россия интернет-сервисы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый.

2017 елда Казаннан очу һәм кире кайту билетының уртача чегы 6 мең 867 сум тәшкил иткән. Бу – 2016 елдагыга караганда 28 процентка (9 мең 551 сум) кимрәк.

Сервис мәгълүматлары буенча, төбәктә авиабилетлар сату күләме, 2016 ел белән чагыштырганда, 25 процентка арткан.

2017 елда тикшерелгән Россия төбәкләренең яртысыннан артыгында кешеләр 2016 елдагыга караганда ешрак сәяхәт итә башлаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10