ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны яклап җыелган имзаларны тикшерде

2 февраль 2018, 17:45 , Фото: Ильнар Тухбатов

Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны яклап җыелган имзаларны тикшерде Тикшерү турындагы беркетмәне 4 февральдә вәкаләтле затка тапшырачаклар.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе эшче төркеме Россия президентлыгына кандидат Владимир Путинны яклап җыелган имзаларны тикшерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Нәтиҗәдә, 232 имза Үзәк сайлау комиссиясе билгеләгән нормаларга туры килми дип табылды. Бу – без тикшергән имзаларның 0,39 процентын тәшкил итә», - диде комиссия рәисе урынбасары Николай Булаев.

«Бу – яраксыз дип табылган имзаларның бик аз күләме. Узган сайлау кампаниясендә алар 1 проценттан бераз артыграк иде», - дип өстәде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары.

Аның сүзләренчә,  тикшерү турындагы беркетмәне 4 февральдә вәкаләтле затка тапшырачаклар.

Шунысын да искәртик: сайлауда үз-үзләрен кандидат итеп күрсәтүчеләргә 300 мең имза тапшырырга кирәк иде. Үзәк сайлау комиссиясе шуларның 60 меңен тикшерергә тиеш.

Владимир Путиннан тыш, Үзәк сайлау комиссиясенә парламентныкы булмаган партияләрдән күрсәтелгән кандидатлар да имзалар тапшырды. Аларның һәркайсына 100 мең имза җыярга кирәк иде. Эшче төркем тикшерү нәтиҗәләрен дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә игълан итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10