ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Дин

Казанда конфессияара волейбол матчы узачак

2 февраль 2018, 15:14 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казанда конфессияара волейбол матчы узачак Дусларча матч Конфессияләр арасында уңай мөнәсәбәтләр атналыгы кысаларында уза.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). 5 февральдә Казанда мөселман һәм православие җыелма командалары арасында волейбол матчы уза. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерә. 

Дусларча матч Конфессияләр арасында уңай мөнәсәбәтләр атналыгы кысаларында узачак. Спортчылар белән очрашу Казан епархиясе бинасында үткәрелә.

Мондый форматтагы ярышлар Татарстан өчен традициягә әверелде, ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе төрле дин вәкилләре арасында дусларча мөнәсәбәтләрне саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла. Әлеге ярышлар яшьләр мохитендә башка конфессияләргә карата “ачык булуны” формалаштырырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Уен 18.30 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10