ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Казанда 100 миллион сумга фатир саталар

2 февраль 2018, 15:01

Подлужная урамындагы 336,9 квадрат метр мәйданлы пентхаус тулаем 14 нче катны били.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казанда 7 бүлмәле фатирны 100 миллион сумга сатуга куйганнар. Бу хактагы мәгълүмат бушлай игъланнар сайтына урнаштырылган.

Подлужная урамындагы 336,9 квадрат метр мәйданлы пентхаус премиум-класслы апартаментлар комплексының тулаем 14 нче катын били.

Фатир "акыллы" вентеляция системасы, ут кайтаргыч һәм электр энергиясен саклый торган пыяла пакетлар белән җиһазланган. Бина тавыш кертми торган итеп эшләнгән.

Игъланда фатирны илчелек, консуллык, дипломатик вәкиллек, эре компания офисы буларак кулланырга мөмкин булуы да әйтелә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10