ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөфти матбугатта Таҗетдин Ялчыголны яклап чыкты

2 февраль 2018, 13:29

Мөфти матбугатта Таҗетдин Ялчыголны яклап чыкты Диния нәзарәте зур тираж белән шәйх Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә" китабын бастырып чыгарган иде.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының “Интертат” татар электрон газетасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чираттагы мәкаләсе дөнья күрде. Ул “Дөнья нәрсәгә таяна?” дип исемләнгән.

Исегезгә төшерәбез: 2014 елның апрелендә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте зур тираж белән шәйх Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабын бастырып чыгарган иде.

“Әмма татар дин гыйлеме мирасының нигез ташын тәшкил иткән бу күркәм хезмәткә дә гаделсез һәм мыскыллы рәвештә таш атучылар табылды. Авторны – Таҗетдин Ялчыголны! – грамотасыз дип атадылар. Шушы бөек казанышларга да карамастан, кайбер эшлеклеләр – безнең замандашлар аны дөрес булмаган риваятьләр һәм хәдисләр җиткерә дип гаепләү ташладылар, аның дөнья төзелешенә карата күзаллаулары алгарышка һәм фәнгә каршы килә һәм шуңа аны “әкиятче” дип атадылар”, – дип борчылуларын җиткерә мөфти хәзрәт.

Автор фикеренчә, хезмәтне тәнкыйть утына тиешле белем дәрәҗәсе булмаган укучылар сала. Сүзләрен дәлилләп һәм күренекле галимне яклап Камил хәзрәт мисалга ислам галимнәренең фикерләрен китерә, күптөрле кызыклы фактларны җиткерә.

Мәкалә белән монда танышырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10