ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыкты

2 февраль 2018, 13:43 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыкты Роликларны YouTube та Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт каналында карарга мөмкин булачак.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек (Рособрнадзор) хезмәте Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыгарган. Бу хакта «Российская газета» җиткерә.

Быелгы имтихан биремнәрен эшләүчеләр видеолекцияләрдә имтиханнарга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләячәкләр һәм төп темалар буенча фикер алышачаклар.

Барлыгы 12 ролик әзерләнгән, аларны февраль буе YouTube та Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт каналында карарга мөмкин булачак.

Идарә тармагыннан җиткерүләренчә, видео материалларда һәр предмет буенча имтихан белән бәйле нечкәлекләр китерелә, әзерлек һәм аерым биремнәрне чишү белән бәйле киңәшләр бирелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10