ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният, Татар дөньясы

"Татар-информ" онлайн күрсәткән Камал театры спектаклен 1000нән артык кеше караган

2 февраль 2018, 11:41 , Фото: kamalteatr.ru

"Искән җилләр көенә" спектаклен Россия төбәкләреннән тыш, Төркия, Бөекбритания, Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗан, Литвада караганнар.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Камал театры үзенең иң касса җыя торган спектакльләренең берсен – Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” романтик комедиясен “Татар-информ” аша онлайн күрсәтте. “Татар-информ”ның статистикасы буенча спектакльне 1000нән артык кеше караган, алар Татарстан районнарыннан һәм Россия шәһәрләреннән тыш, Казахстан, Төркия, Бөекбритания, Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗан, Литва, Латвия, Эстониядән кергәннәр.

“Камал театрының үз спектакльләрен онлайн күрсәтүе – зур адым, театр җитәкчелегенең алга карап эш итүе. Без, беренчедән, читтә яшәүче татарларга хезмәт итәбез, аларны татар театры белән таныштырабыз. Читтә яшәүче татарлар, аеруча яшьләр, татарча укый белмәсәләр дә, телне аудио-визуаль кабул итә – спектакльләрне карый алалар һәм бик рәхәтләнеп карыйлар. Без театр белән бергәләп телне саклауга зур өлеш кертәбез, - ди “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов. - Икенчедән, бу артистларны таныту буенча зур эш. Хәзер дә район җирендә яшәүчеләрдән кайсы артистларны һәм нинди спектакльләрне белүләрен сорасаң, “Әлдермештән Әлмәндәр”не искә төшерәләр дә өлкән буын артистларны атыйлар. Ә бүгенге талантлы яшьләрне белмиләр, чөнки алар катнашындагы спектакльләр күрсәтелми. Без артистларны телевидениедән карап белеп үстек. Аңа карап кеше театрга бармый тормый, киресенчә, интернеттан караган артистның үзен күрергә театрга бара”.

Әлбәттә, бер күрсәтеп кенә, караучылар күп булмаска да мөмкин. Әмма бу онлайн-трансляцияләр җайга салынса, интернет кулланучылар аны көтеп алачак, дигән фикердә баш мөхәррир.

Искәртеп үтәбез, моңарчы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Камал театрында узган кайбер юбилей кичәләрен генә онлайн күрсәтә иде. Хәзер "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән Камал театрының уртак проекты буларак, театр репертуарындагы кайбер спектакльләр дә онлайн күрсәтелә башлады.

Проект татар мәдәниятенең чикләрен киңәйтү һәм бөтен дөньядагы тамашачыны милли театр сәнгатенә тарту максатыннан эшләнә.

Февраль һәм март айларында ике спектакль һәм ике юбилей кичәсе интернет аудиториясенә тәкъдим ителә. Спектакльләрне театр җитәкчелеге үзе сайлый. 18 мартта "Яшь йөрәкләр/Молодые сердца" спектакле күрсәтеләчәк. Башлана - 18.00 сәгатьтә.

“Татар-информ” аша Камал театрының ике данлыклы артистының юбидей кичәләрен дәк арап булачак.

19 февральдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдиновның юбилей кичәсе була. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

26 мартта Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе. Башлана - 19.00 сәгатьтә.

Искәртеп узабыз, юбилей кичәләре һәм спектакльләр татар телендә бара.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10