ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Саба районы башкарма комитетына җитәкче итеп Марат Ишниязов билгеләнде

2 февраль 2018, 10:37 , Фото: saby-rt.ru

Саба районы башкарма комитетына җитәкче итеп Марат Ишниязов билгеләнде 60 яшен тутырган Равил Гасыймов лаеклы ялга китте.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Марат Ишниязов билгеләнде. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул бу вазифада гыйнварда 60 яшен тутырган Равил Гасыймовны алыштырды. Гасыймов 2002 елдан башлап район хакимиятендә эшләгән, 2006 елдан – Башкарма комитетта, 2010 елның ноябреннән башкарма комитет җитәкчесе булган.

31 гыйнварда Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә узган район Советы утырышында депутатлар  башкарма комитет җитәкчесе итеп бертавыштан Ишниязовны билгеләүне хуплап тавыш биргән. Утырышта Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Илдар Ибраһимов катнашкан.

Марат Рашатович Ишниязов 1976 елның 19 июнендә Байлар Сабасын авылында туган. 1998 елда “икътисад һәм аграр производство белән идарә, икътисадчы” белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.

2006-2015 елларда Ишниязов Саба районы башкарма комитетының "икътисад һәм территориаль үсеш” бүлеген җитәкләгән, 2016-2018 елларда Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – икътисад бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10