ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия Хөкүмәте Татарстанга 45 торак сертификаты бүлеп биргән

2 февраль 2018, 09:34 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Россия Хөкүмәте Татарстанга 45 торак сертификаты бүлеп биргән Россиядә барлыгы 14,87 млрд сумлык 7273 дәүләт торак сертификаты бирергә планлаштырыла.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Хөкүмәте “Россиядә уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасы кысаларында 2018 елда Татарстанга 95 млн 121 мең сумлык 45 торак сертификаты бүлеп биргән. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.

Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителгәнчә, быел барлыгы 14,87 млрд сумлык 7273 дәүләт торак сертификаты бирергә планлаштырыла.

Хәрбиләр, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, Чернобыль АЭС һәм “Маяк” та радиациягә дучар булучылар, күчеп килергә мәҗбүр булучылар, Ерак Төньяктан кайтучылар, шулай ук ябык административ-территориаль берәмлекләрдән күчерелгән кешеләр торак шартларын яхшыртачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10