ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл, Спорт

Милли көрәш буенча Тукай районы кубогына ярыш булачак

2 февраль 2018, 08:21 , Фото: архив/Султан Исхаков

Милли көрәш буенча Тукай районы кубогына ярыш булачак "Яшьлек" спорт комплексы базасында көрәшчеләр район кубогына ярышка җыела.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында Сосновый Бор бистәсенә көрәшчеләрнең район кубогына ярышка җыелуы көтелә. Бу турыда Тукай районы рәсми сайты хәбәр итә.

Иртәгә, 3 февраль көнне, Сосновый Бор бистәсенең "Яшьлек" спорт комплексы базасында Тукай муниципаль районы кубогына татар-башкорт милли көрәш буенча район беренчелеге узачак. Ярышларда 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк булган егетләр катнаша.

Катнашучыларны үлчәү 8.00 сәгатьтә, ярышлар 9.00 башлана, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Татар-информ" Ринат Фәрдиев истәлегенә ярышка республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан Зәйгә 260 көрәшче җыелды, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10