ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Авылларны су белән тәэмин итү программасына Татарстан 5,1 миллиард сум акча тоткан

2 февраль 2018, 08:00 , Фото: Т.Волкова

Авылларны су белән тәэмин итү программасына Татарстан 5,1 миллиард сум акча тоткан 2018 елда әлеге программаны финанслауга 650 миллион сум бүленә.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы 8 елда "Авылларда су белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыруга Татарстан 5,1 миллиард сум тоткан. 
 
Әлеге программа республикада 2010 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Аның кысаларында, суүткәргечләр, су башнялары һәм артезиан су чыгару скважиналары төзелә һәм төзекләндерелә.
 
 
2017 елда бу максатларга 660 миллион сум акча бүленде. Нәтиҗәдә, 38 су башнясы, 44 скважина һәм 250 чакрым суүткәргеч челтәре төзелде һәм төзекләндерелде. 
 
Быел авыл җирлегендә су белән тәэмин ителешне яхшырту эшләренә 650 миллион сум тоту каралган. Бу акчаларга 231 чакрым суүткәргеч челтәре, 39 су башнясы һәм 36 артезиан су скважинасы төзеләчәк һәм ремонтланачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10