ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Авыл

Яңа Чишмәдә сыер сатып алучыга 40 мең сум бирәләр

1 февраль 2018, 21:53

Яңа Чишмәдә сыер сатып алучыга 40 мең сум бирәләр Сыер хәзер 55-60 мең сум тора, 40 мең сум акча авыл халкына зур ярдәм булачак, дип яза район газетасы.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", "Яңа чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районында сыер сатып алучыга 40 мең сум бирәчәкләр. Бу турыда "Яңа чишмә хәбәрләре" җиткерә.

Күптән түгел район җитәкчелеге район дәрәҗәсендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык күрсәтү турында карар кабул итте. Сыерлар һәм башмак таналар сатып алуга 15 мең сум республика субсидиясенә 2018 елдан район бюджетыннан тагын 25 мең сум бүлеп биреләчәк. Сыер хәзер 55-60 мең сум тора, һәм әлеге 40 мең сум акча авыл халкына зур ярдәм булачак, дип яза район газетасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10