ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия инноватор илләр исемлегендә 25 нче урында

1 февраль 2018, 21:14 , Фото: Ильнар Тухбатов

Россия инноватор илләр исемлегендә 25 нче урында Энергия чыганакларына бәяләрнең төшүе һәм санкцияләр кертелү илгә үз позицияләрен кайтарырга комачаулаган.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Россия инноватор илләр исемлегендә 25 нче урынны алды. Бу турыда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер ел элек Россия, 12 нче урыннан 25 нче урынга төшеп, берьюлы берничә позицияне югалткан иде. Энергия чыганакларына бәяләрнең төшүе һәм санкцияләр кертелү илгә үз позицияләрен кайтарырга комачаулады, дип аңлатыла әлеге хәбәрдә.

2018 елда АКШ алты елга беренче тапкыр лидерлар унлыгына керә алмаган. Позицияләренең начарлануына югары белем бирүнең нәтиҗәлелеге кимү сәбәп булган.

Беренче һәм икенче урыннар узган елдагыдан үзгәрешсез калган. Беренче урында  - Көньяк Корея, икенче урында - Швеция, өченче урында - югары белемнең югары нәтиҗәлелеге һәм популярлыгы хисабына өч урынны сикертеп узган, Сингапур. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10