ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Мәдәният, Татар дөньясы

Камал театрының «Искән җилләр көенә» спектакле онлайн бара

1 февраль 2018, 20:00

Камал театрының «Искән җилләр көенә» спектакле онлайн бара 1 февральдән Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты башланды.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Хәзерге минутларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Камал театры сәхнәсендә барган «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектаклен онлайн күрсәтә.

Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/158/

Искәртеп үтәбез, 1 февральдән башлап, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты старт алды – театр репертуарындагы спектакльләр һәм күренекле артистларның юбилей кичәләре онлайн күрсәтелә башлый. Алдагы ике ай эчендә ике спектакль һәм ике юбилей кичәсе интернет аудиториясенә тәкъдим ителә. Проект татар мәдәниятенең чикләрен киңәйтү һәм бөтен дөньядагы тамашачыны милли театр сәнгатенә тарту максатыннан эшләнә.

Зөлфәт Хәким пьесасы буенча «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектаклен 2012 елда Лилия Әхмәтова куйган. Рәссамы – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Альберт Нестеров. Композитор – Резеда Әхиярова. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10