ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Бобслейчы Ильвир Хуҗинның гомерлек дисквалификациясен алдылар

1 февраль 2018, 17:32 , Фото: Федерация бобслея России

Бобслейчы Ильвир Хуҗинның гомерлек дисквалификациясен алдылар Суд унбер Россия спортчысын быел Кореяга Олимпиадага барудан мәхрүм итү хисабына, гомерлек дисквалификациясен бетерде.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Бүген Лозаннада Спорт буенча Арбитраж суды 11 Россия спортчысының гомерлек дисквалификациясен Кореяга Олимпиадага бару мөмкинлегенә алмаштырды. Исемлектәге спортчылар быел Олимпиадага бару хокукыннан мәхрүм ителде. Шуннан соң, киләсе Олимпиадалар вакытында кабат спортка кайту мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә  ТАСС агентлыгы.

Бу исемлектә бобслейчы Ильвир Хуҗин да бар. Моңа кадәр спортчы Ильвир Хуҗин Олимпиадада катнашу хокукыннан бөтенләйгә мәхрүм ителде, дип хәбәр иткән идек. Бүген исә дисквалификациянең гомерлек булмавы игълан ителде. Әлеге спортчылар быелгы Олимпиадага гына бармый кала.

Агентлык китергән исемлектә бобслейчылар Александр Зубков, Алексей Воевода, Александр Касьянов, Алексей Пушкарев, Ильвир Хуҗин, чаңгычылар Юлия Иванова, Юлия Чекалева, Анастасия Доценко, хоккеистлар Галина Скиба, Анна Шибанова, Инна Дюбанок.

Әлеге спортчыларның Сочидагы уеннардагы нәтиҗәләре бетерелде. Допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепләре исбатланды. Шулай итеп алар быелгы Олимпиадага бармый.

Тагын 28 спортчының апелляциясе кабул ителде. Алардан гаеп алынды һәм Сочидагы нәтиҗәләре үз көчендә калды.

"Татар-информ" Эрнест Яхин Олимпия уеннарында катнашачак, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10