ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Бүген чыгарылыш имтиханы бирү өчен гариза тапшыруның соңгы көне

1 февраль 2018, 08:54 , Фото: Ильнар Тухбатов

Бүген чыгарылыш имтиханы бирү өчен гариза тапшыруның соңгы көне 1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен гаризаларны бүген биреп бетерергә тиеш.

Укуылар гаризаны укыган мәктәпләрендә тапшыра ала. 1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру 21 марттан 11 апрельгә кадәр булачак. Узган елгы чыгарылыш укучылары шушы вакытта йә төп периодка кадәр резерв көннәрендә имтихан тапшыра ала.

Бердәм дәүләт имтиханы бирүнең төп вакыты 28 майдан 20 июньгә кадәр булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10