ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Урманчылар Татарстан мәктәпләрендә укучылар белән очраша

1 февраль 2018, 07:41 , Фото: Салават Камалетдинов

Урманчылар Татарстан мәктәпләрендә укучылар белән очраша Урманчылар укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашуны һөнәри юнәлеш алу буенча эшләү кысаларында башкара.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Урманчылар агитбригадасы Татарстан Республикасы мәктәпләренә укучылар белән очрашуларга йөрүен дәвам итә. "Лубян урман-техника көллияте” һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре мәктәптә укучылар белән очрашу оештырды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урманчылар укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашуны һөнәри юнәлеш алу буенча эшләү кысаларында башкара. Бу юлы алар Кукмара районында булган.

"Урманчылар агитбригадасы белән очрашуга якынча 400 кеше җыелган иде. Урман тармагы белгечләре Урман хуҗалыгы министрлыгы эше турында фильм күрсәтте һәм урманчы һөнәренең барлык баскычлары турында сөйләде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Агитбригаданың киләсе тукталышы 7 февральдә Саба районында планлаштырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10