ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Балтачта сайлаучылары белән очрашты

1 февраль 2018, 08:00 , Фото: baltaci.ru

Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Балтачта сайлаучылары белән очрашты Ул “Бердәм Россия” партиясенең Балтачтагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә үзенә гозер белән килгән ундүрт кешене кабул итте.

(Балтач, 1 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Балтачта сайлаучылары белән очрашты. Ул “Бердәм Россия” партиясенең Балтачтагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә үзенә гозер белән килгән ундүрт кешене кабул итте, дип яза җирле басма.

Килүчеләр яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, яңа урамнарга газ кертү, авыл клубларын һәм мәктәпләрен ремонтлау ише проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорады. Шәхси үтенечләр дә булды. Депутат аларны хәл итүдә ярдәм ышандырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10