ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Илшат Рәхимбай Татарстанда яңа фильм өчен кастинг үткәрергә җыена

1 февраль 2018, 08:22 , Фото: архив/Рамиль Гали

Илшат Рәхимбай Татарстанда яңа фильм өчен кастинг үткәрергә җыена Татар кинорежиссеры тулы метражлы "Алмачуар" фильмы өчен Татарстан районнарында артистлар сайлаячак.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай тулы метражлы “Алмачуар” фильмы өчен Татарстан районнарында артистлар сайлаячак. Ул фильмны төшерү өчен иҗади команданы да районнардан тупларга ниятли. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Илшат Рәхимбай үзе әйтте.

Кастинг режиссерның Татарстан районнарында тамашачысы белән очрашуы кысаларында үтәчәк. Февраль аенда Әлки, Арча, Аксубай, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Теләче районы тамашачылары режиссерның "Күзалла", "Ышанмыйм" һәм "Гастарбайтер" кыска метражлы фильмнарын карый алачак.

“Татаркино”ның Татарстан режиссерлары белән районнарда очрашулар оештыру ниятен һәм беренче очрашуларның февраль аенда Илшат Рәхимбай белән булачагын “Татар-информ” хәбәр иткән иде инде.

Илшат Рәхимбай Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча тулы метражлы “Алмачуар” фильмын төшерергә ниятли. Сценарийны ул Европага көзге сәяхәте вакытында язган, фильмга әзерлек эшләрен дә шунда алып барган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10