ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнәдә Күәм урамнарына утлар куялар

31 гыйнвар 2018, 21:39

Әтнәдә Күәм урамнарына утлар куялар Урамнардагы ватылган лампочкаларны да алыштырдык, дигән Күәм авыл җирлеге хезмәткәрләре.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Күәм урамнары яктырачак, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы. 

"Районыбыз авылларына кичке якта барып керсәң, алдагы елларны искә төшереп куанып куясың, чөнки якты, багана башларында лампочкалар балкый. Күәм авылының үзәк урамы бөтенләй сокландыра", - дип  сөенечле хәбәр белән уртаклаша район газетасы.

Авылның Рихард Зорге урамындагы баганаларга лампочкалар куелган. Ленин урамындагы караңгырак калган өлешләрен барлап, лампочкалар өстәп куйганнар. Урамнардагы ватылган лампочкаларны да алыштырдык, дигән Күәм авыл җирлеге хезмәткәрләре.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10