ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Былтыр Казан юлларына 6,1 млрд сум сарыф иткәннәр

31 гыйнвар 2018, 19:36 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Былтыр Казан юлларына 6,1 млрд сум сарыф иткәннәр Шәһәрдә һәлакәтләр күп була торган 51 урынны бетергәннәр, 12 светофор, 530 юл билгесе урнаштырганнар.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елда Казанда юл эшләре өчен 6,1 млрд сум бүлеп биргәннәр. Әлеге акчалар 176 урамны, 340 ишегалдын, 46 кварталлар арасындагы юлларны төзәтүгә тотылган. Бу турыда Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге акчага һәлакәтләр күп була торган 51 урынны бетергәннәр, 12 светофор, яхшы күренә торган 530 юл билгесе урнаштырганнар.

Шулай ук, Казанның 13 торак массивында 21 юлны төзәткәннәр. 24 бакчачылыкка бара торган җиде юл беренче тапкыр салынган. 

2017 елда җәяүлеләр өчен ике җир асты юлын төзекләндерү өчен 18 млн сум акча сарыф ителгән. Болар - 1975 елда төзелгән Восстания һәм Декабристлар урамы чатындагы, 1972 елда төзелгән Дәрвишләр бистәсендәге Липатов урамы аша җир асты юллары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10