ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Мәдәният

“Нәүрүз” V Халыкара форумына гаризалар кабул ителә

31 гыйнвар 2018, 17:48 , Фото: архив/Александр Эшкинин

“Нәүрүз” V Халыкара форумына гаризалар кабул ителә Быел 28 май – 3 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы узачак.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). 2018 елның 28 май – 3 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумда катнашу өчен гаризаны театраль коллективлар һәм, шулай ук, театраль һөнәр ияләре: актерлар, режиссерлар, сценографлар, хореографлар, менеджерлар, әдәби бүлек мөдирләре, журналистлар, театр тәнкыйтьчеләре һ.б. бирә ала. Гаризалар 2018 елның 15 апреленә кадәр Камал театры сайтының “Проектлар – Нәүрүз – Форум 2018” бүлегендә кабул ителә. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

““Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. Быелгы форум театраль текстка багышлана – “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:

1) Актерлык осталыгы һәм төрки халыкларның традицион театр формалары. Семинарларда катнашу өчен актерлар һәм режиссерлар чакырыла;

2) Режиссура, сценография һәм композиторлык сәнгате теориясе һәм практикасы. Режисселар, сценографлар һәм композиторлар өчен семинарлар;

3) Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент һәм PR-технологияләр. Театраль маркетинг һәм менеджментның актуаль проблемалары буенча семинарлар һәм мастер-класслар;

4) Театр турында законнар. Театр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы, авторлык хокуклары,чиктәш хокуклар;

5) Курчак театрында актер һәм режиссер сәнгате. Курчак театры актерлары һәм режиссерлары өчен семинарлар;

6) Театр тәнкыйте һәм театрда әдәби бүлек эшчәнлеге. Журналистлар, театрларның әдәби бүлек хезмәткәрләре өчен театр тәнкыйте буенча семинарлар.

Гаризалар бирү буенча тулырак мәгълумат алу өчен: 8(843)293-24-25, 8(927)422-20-38, teatriskander@mail.ru (Искәндәр Вәлиев), 8(962)563-99-32, nyjaz@yandex.ru (Нияз Игъламов).

Форумны гамәлгә куючылар: Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10