ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Миләүшә Айтуганова кинорежиссер Илшат Рәхимбайны тамашачысын өйрәнергә районнарга озата

31 гыйнвар 2018, 16:35

Миләүшә Айтуганова кинорежиссер Илшат Рәхимбайны тамашачысын өйрәнергә районнарга озата Татарстан районнары тамашачылары режиссерның «Күзалла», «Ышанмыйм» һәм «Гастарбайтер» кыска метражлы фильмнарын карый алачак.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай Татарстан районнары буйлап иҗади очрашулар сериясен башлап җибәрә. Әлки, Арча, Аксубай, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Теләче районы тамашачылары режиссерның «Күзалла», «Ышанмыйм» һәм «Гастарбайтер» кыска метражлы фильмнарын карый алачак. Бу хакта әлеге очрашуларны оештыручы “Татаркино” хәбәр итә.

“Мондый очрашулар алга таба башка режиссерлар белән дә оештырылачак дип күздә тотыла. Режиссерларны тамашачыга тәкъдим иткән кичәләр Казанда “Мир” кинотеатрында да булыр, мөгаен”, - ди “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге җитәкчесе Регина Шиһабетдинова.

Илшат Рәхимбай районнарга очрашуларга үзенең «Күзалла» фильмында төп рольләрен башкарган Раушан Шәриф һәм Марсель Тимофеевны чакырырга уйлый.

“Очрашулар оештыру - Миләүшә Айтуганова идеясе. Мондый очрашулар бик кирәк, тамашачың белән аралашмагач та, ни өчен төшерергә соң?!” – диде Илшат Рәхимбай “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул беренче очрашуның 7 февральдә Базарлы Матакта булачагын әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10