ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына 5 млн чамасы билет сатылган

31 гыйнвар 2018, 16:51 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына 5 млн чамасы билет сатылган Сатуларның чираттагы этабы бүген тәмамланды.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына 5 млн чамасы билет сатып алганнар. Бүген билет сатуның чираттагы этабы тәмамланды. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе рәсми хәбәрендә белдерелә.

5 декабрьдән 31 гыйнварга кадәр дәвам иткән сатулар ябылу вакытына кадәр 4 млн 905 мең 169 билет алынган. Билетларның яртысы диярлек (49 процент) чит илдән соратылган, Германия, Аргентина һәм Мексика заявка бирү буенча лидерлар рәтенә кергән.

13 мартта ФИФа сайтында 2018 елгы Дөнья чемпионатына билетлар сатуның яңа этабы “тере чират” форматында узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10