ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казан Бөтендөнья диннәр арасында дустанә багланышлар атналыгына кушыла

31 гыйнвар 2018, 15:54 , Фото: Султан Исхаков

Казан Бөтендөнья диннәр арасында дустанә багланышлар атналыгына кушыла 2010 елда Генераль Ассамблея тарафыннан һәр февральнең беренче атнасын Бөтендөнья диннәр арасында дустанә багланышлар атналыгы итеп игълан итте.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан Бөтендөнья диннәр арасында дустанә багланышлар атналыгына кушыла. Бу хакта бүген Мәскәү – Симферополь – Казан видеокүпере барышында билгеле булды. «Татар-информ» үткәргән әлеге чарага төрле дин вәкилләре чакырылган иде. Әлеге өчьяклы очрашу 2010 елда Генераль Ассамблея тарафыннан игълан ителгән 1 февральдә башланып китәчәк Бөтендөнья диннәр арасында дустанә багланышлар атналыгына багышлап оештырылды, дип яза Диния нәзарәте.

Мәскәүдән катнашучылар:
— Мәскәү мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Илдар Галәветдинов;
— РФ Иҗтимагый палатаның хәйрия, гражданлык мәгарифе һәм иҗтимагый җаваплылык мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Александр Ткаченко.

Видеомост Казань-Москва-Симферополь о межконфессиональных отношениях

Симферопольдән катнашучылар:
— Симферополь һәм Кырым епархиясе сәркатибе протоиерей Александр Якушечкин;
— Кырым мөселманнарының Диния Нәзарәте мөфтиенең урынбасары Айдер Исмәгыйлев;
— Симферопольнең баш раввины Йехезкель Лазар.

Казаннан катнашучылар:
— Шаригать мәсьәләләре буенча Татарстан мөфтие киңәшчесе Булат Мөбарәков;
— Казан-Нократ Рус Православ искечә йолалар Чиркәве идарәчесенең урынбасары Василий Кириллов.
2010 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе тарафыннан һәр февральнең беренче атнасын Бөтендөнья диннәр арасында дустанә багланышлар атналыгы итеп игълан итте. Мәскәү һәм Россия төбәкләрендә бу уңайдан нинди чаралар үткәрелә? Төрле дин руханилары үзара нинди мөнәсәбәттә тора? Шушы һәм башка мәьсәләләр хакында видеокүпер барышында фикер алыштылар.

Видеомост Казань-Москва-Симферополь о межконфессиональных отношениях

Беренче булып Мәскәү спикеры чыгыш ясады. Илдар хәзрәт фикеренчә, бүгенге көндә Мәскәүдә руханилар арасында тиешле дәрәҗәдә бәйләнешләр юк. “Һәрберсе үз җәмәгате эчендә бикләнгән. Шуңа күрә, һичшиксез, хәлне үзгәртергә кирәк”, – дип әйтте ул. Ул шулай ук Рус православ чиркәве белән бергәлектә уртак проект эшләү нияте турында сөйләде – Ливан һәм Димәшкъны Россия мөселманнары һәм православие динен тотучылар тарафыннан гуманитар ярдәм белән сәфәргә чыгу көтелә.

Кырым кунаклары конфессияләр арасында хезмәттәшлек итү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Александр Якушечкин әйтүенчә, ярымутрауда гасырлар дәвамында төрле дин вәкилләре дустанә гомер кичерәләр һәм ул 1991 елдан эшләп килүче Конфессияләр арасындагы совет эшчәнлеге белән таныштырды. 

Үз карашларын Татарстанда иске йолаларны үтәү вәкилләре дә җиткерде. Василий Кириллов республика җитәкчелегенә әлеге төбәктә иске йолаларны үтәүчеләрнең үсеше һәм чәчәк атуы өчен киң мөмкинлекләр биргәне өчен рәхмәт әйтте. Аның сүзләренчә, бүген иске йолалар мирасы яңарышы үсеше сизелерлек күренә.

Видеомост Казань-Москва-Симферополь о межконфессиональных отношениях

Татарстан мөфтие киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков уңай конфессияара багланышлар формуласын китерде:

“Без бергә яшәргә тиеш, әмма катнашырга тиеш түгелбез” – Патриархның әлеге сүзләрен мин тормыш формуласы итеп саныйм", – диде ул. – Һәрбер дин эшлеклесе, нинди дин тотуына да бәйле булмастан, үз җәмәгатендә ихласлылык тәрбияләргә тиеш. Татарстан Республикасы бердәм территориядә төрле дин тотучы вәкилләрнең дустанә яшәеше белән үрнәк мисал булып дан казанган. Татарстанда төрле конфессия тарафдарлары белән уңай мөнәсәбәтләр булдыруда Диния нәзарәте үзенең җаваплылыгын тоеп, православие һәм яһүд дине руханилары белән хезмәттәшлек итүне үткән елларда мөһим бер юнәлеше итеп билгеләде.

Барлык диннәргә дә уңай мөнәсәбәттә булган шәхес тәрбияләү юнәлешендә актив эшчәнлек мөселман яшьләре арасында алып барылды. Чит конфессияләр белән берлектә спорт ярышлары һәм турнирлар “дини түземсезлек” белән көрәштә иң отышлы ысулларының берсе булды. Аерым алганда, Диния нәзарәте, Татарстан митрополиясе һәм яһүди, католик җәмәгатьчелеге вәкилләре белән бергәләшеп конфессияра велоузыш үткәрүе, яшьләрне таныштырып кына калмыйча, үзара якыннанрак аралашырга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, мондый чаралар хәзер Казанда гына түгел, ә барлык район җирлекләрендә оештырыла.

Конфессияләр арасында уңай мөнәсәбәтләр бигрәк тә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән православ һәм яһүди руханилары арасында ачык күренә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10