ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Дин

Татарстанда "Гакыйдә мәктәбе" үз эшен башлап җибәрде

31 гыйнвар 2018, 14:39 , Фото: Гульнар Гарифуллина

Татарстанда "Гакыйдә, ягъни иманга ышану бар әйбердән дә әһәмиятлерәк", - дип сәламләде яшьләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтендә яшьләр өчен традицион “Гакыйдә мәктәбе” ачылды.

Гакыйдә буенча укуларда катнашырга теләүчеләрнең саны йөздән артык булган. Барлыгы 40 кеше сайлап алынган. Алар ике турда көч сынашкан: беренче турда социаль челтәрләрдә ни өчен бу мәктәптә катнашасылары килүен язып мәгълүмат таратсалар, икенче турда гакыйдә, фикъһе сорауларына онлайн рәвештә өч төркемгә бүленеп тест эшләгәннәр. Шул рәвешчә, катнашырга теләүчеләрнең белем дәрәҗәсе ачыкланган, һәм кырык кешелек исемлек төзелгән.



Диния нәзарәтенең яшьләр белән эш буенча бүлек башлыгы Айгөл Биктимирова былтыр яшьләр өчен Коръән мәктәбе уздырылганын искәртте. Аның әйтүенчә, былтыр Россия төбәкләреннән катнашучылар азрак булган. Быел Татарстаннан тыш, Әстерхан, Новосибирск, Башкортстан, Пенза, Чувашстан, Ульяновск өлкәләреннән, Мәскәү, Ижевск, Чиләбедән вәкилләр килгән. Айгөл Биктимирова чараның Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ярдәме белән уздырылуын билгеләп узды.

Яшьләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. "Мин бездә беренче тапкыр шушы дәресләрне уздыру турында ишеткәч бик сөендем", - диде ул. Рөстәм хәзрәт кеше эшләргә тиешле фарыз һәм тыелырга тиешле хәрам гамәлләр булуын, ә гакыйдәнең шушы әйберләргә караганда да мөһимрәк булуын әйтте. "Безнең иманга ышану шушы әйбердән дә әһәмиятлерәк. Бу Коръәндә дә язылган. Коръән безнең арада булганда, Аллаһының шәфкатенә өмет итә алабыз", - диде Рөстәм Вәлиуллин. Ул әле моннан 20-30 ел элек кенә мөселман кардәшләрнең бер-берсенә карата игелекле, мәрхәмәтлерәк булуын, ә бүген кәферлеккә өндәүчеләр дә юк түгеллеген билгеләп узды. Рөстәм Вәлиуллин яшьләргә мәктәп кысаларында вакытларын бушка уздырмаска, шайтан коткысына бирелмәскә киңәш итте.



Яшьләрне, шулай ук, Казан Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләрне үстерү бүлегенең баш белгече Марат Сәлимгәрәев сәламләде. "Былтыр бик күп файдалы белем алгансыздыр дип ышанам. Бик күпләрегез бер-берсе белән якыннанрак танышкандыр дип уйлыйм. Диния нәзарәтенә мөселман яшьләренә теләктәшлек күрсәтүләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Белем алу - һәр мөселман кешенесенең бурычы. Белем ул - ислам нигезе", - диде Марат Сәлимгәрәев.



Мәктәп кысаларында гакыйдә фәне буенча дәресләр һәм кичке очрашулар узачак. Оештыручылар әлеге чарада катнашучылар өчен эш дәфтәрләре әзерләгән, анда көн тәртибе күрсәтелгән, хәдисләр китерелгән, Аллаһының күркәм исемнәре бирелгән. Барлык катнашучыларга да “Хозур” нәшриятында чыгарылган “Акыда ат-Тахавийя” китаплары таратылачак. Мәктәпкә төп укытучы буларак чакырылган Әбу Гали Габдеррәшид Әл-Әшгари Әл-Хәнәфи “Акыда ат-Тахавиййя” китабы буенча белем бирәчәк. Гакыйда белгече булган бу шәхес Төркиядән кайткан.

Укудан буш вакытта саф һавада актив уеннар, спорт ярышлары, “Ак мәчет”тә бергә җыелып намазлар уку, Болгар музей-тыюлыгына экскурсия, Болгар академиясендә белем бирүче Габдерраззак Сәгъди һәм башкалар белән очрашулар үткәреләчәк. Алар гыйлем алуның фазыйләтләре, яшьләр – олылар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләячәк.

Мәктәп эше 4 февральгә кадәр Болгар шәһәренең “Ак мәчет” территориясендә дәвам итәчәк. “Гакыйдә мәктәбе” тәмамлангач, Әбу Гали Әл-Әшгари имтихан уздырачак, шулай ук катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10