ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды
Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды
Синоптиклар Татарстанда җил көчәячәк дип кисәтә

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл-патруль хезмәте инспекторлары җимерек юлларны фотога төшерә

31 гыйнвар 2018, 12:07

Татарстанда юл-патруль хезмәте инспекторлары җимерек юлларны фотога төшерә  Юллардагы кимчелекләр фото һәм видеода Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелә.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Хәзер Татарстанның юл-патруль хезмәте инспекторлары юлдагы чокырларны планшет белән фотога төшерәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде.

Республика юлларындагы кимчелекләрне күрсәткән барлык фотография һәм видеоларны юл-патруль хезмәте инспекторлары Татарстан  Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрәчәк.

Ленар Габдрахманов сүзләренчә, инспекторлардан алынган мәгълүмат юллар сыйфатын контрольдә тотуны яхшыртачак, һәлакәтләрне киметәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10