ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл һәлакәтендә үлгән һәр алтынчы кеше иминлек каешын эләктермәгән булган

31 гыйнвар 2018, 11:48

Татарстанда юл һәлакәтендә үлгән һәр алтынчы кеше иминлек каешын эләктермәгән булган   Үлемгә китергән һәлакәтләрнең төп сәбәбе – каршы як хәрәкәт юлына чыгу.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ” ). Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә үлгән һәр алтынчы кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Үлемгә китергән һәлакәтләрнең төп сәбәбе – каршы як хәрәкәт юлына чыгу. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде.

“Машина йөртүче юл күрсәткечләрен, һава шартларын һәм тизлек режимын исәпкә алмый. Һәлакәтләрдәге яңа сәбәпләр ачыкланды – бу машина йөртүченең телефоннан сөйләшүе, СМС, мультимедиа каравы, турыдан-туры трансляция алып баруы”, - дип белдерде Ленар Габдрахманов.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе сүзләренчә, сәгатенә 60 чакрым тизлек вакытында телефоннан сөйләшкәндә, машина йөртүче 65 метр араны сукырларча уза. Тизлек югары булган саен, “сукыр килеш” бару арта бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10