ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Айдар Галимов, халыкны туплау өчен, язучыларны эстрада белән хезмәттәшлеккә чакыра

31 гыйнвар 2018, 09:20 , Фото: Рамиль Гали

Айдар Галимов, халыкны туплау өчен, язучыларны эстрада белән хезмәттәшлеккә чакыра Кичә Казанның "Юность" мәдәният үзәгендә Айдар Галимов концерты узды.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эстрада белән шигърият бергә эш итсәләр, телебезне саклау буенча уңышка ирешеп була – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов шундый фикердә. Ул язучыларның үзләренең генә очрашулар оештырып, зур аудиторияләр җыя алмавын, халыкның китапханәләргә аз йөрүен әйтә.

“Телебезне саклап калуда эстраданың роле зур, - ди ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Тагын нәрсә белән җәлеп итик соң? Кызганыч, шагыйрьләр белән очрашулар халыкны күпләп җыя алмый. Язучылар эстрада белән берлектә эшләсеннәр иде”.

Айдар Галимов халык шагыйре Роберт Миңнуллин эшчәнлеген мисал итеп кирәк. “Тәнкыйтьләсә, тәнкыйтьли үтереп, шул ук вакытта эстраданы читкә дә какмый. Чөнки белә: поэзия эстрада белән берлектә бара икән – ул зур эшләр эшләргә, телне саклау мәсьәләсендә зур нәтиҗәләр бирергә мөмкин”, - ди Айдар Галимов.

Кичә Казанның "Юность" мәдәният үзәгендә Айдар Галимовның концерты узды. Концертны "Татар-информ" хәбәрчеләре дә тамаша кылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10