ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Тарих институты узган ел дәүләт акчасына тугыз басма нәшер иткән

30 гыйнвар 2018, 20:16 , Фото: Мөршидә Кыямова

Тарих институты узган ел дәүләт акчасына тугыз басма нәшер иткән Ш.Мәрҗани галимнәре дәүләт программалары буенча башкарылган гамәлләре буенча хисап тотты.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты 2014 елдан бирле өч дәүләт программасында катнаша. Болар: “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру”, “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2019), “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программалары.

Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында 2017 елда дәүләт программалары буенча башкарылган хезмәтләр буенча хисап тотылды. Чарада Татарстан Мәдәният министрының урынбасары Гүзәл Шәрипова, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаиль Хәкимов, институт галимнәре катнашты.

Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова, тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре Лилия Габдрафикова, Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалимов, халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов һ.б узган ел дәвамында оештырылган проектлар, нәшер ителгән җыентыклар, фәнни хезмәтләр белән таныштырды.

Тарих институтының конференция залында урнаштырылган китаплар күргәзмәсендә 15 басма урын алган. Монда даими рәвештә нәшер ителүче журналлар белән дә танышырга мөмкин. “Этнология, Алтын Урда, Керәшен, Кырым татарлары журналлары институтта даими нәшер ителә, - ди Марат Гыйбатдинов. - “Язма мирас” сериясеннән дүртенче китап дөнья күрде. “Утемиш – хаджи. Кара таравих” басмасын әле күптән түгел генә кулга алдык. Әлеге сериядә татарларның борынгы тарихи чыганакларын чит архивлардан табып, аларның тәрҗемәсен, транскрипциясен биреп, бүгенге фәнгә кертеп җибәрәбез”.

Галимнәр Бөек Октябрь революциясенә, Татарстан халыкларына, авыл тарихларына багышланган хезмәтләре хакында чыгыш ясады. Дәүләт программасын тормышка ашыру программасы уңаеннан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган ел биш чара оештырылган, бу 2016 ел белән чагыштырганда 5 мәртәбәгә кимрәк. Чагыштыру өчен, 2014 елда дәүләт программалары нигезендә институт 15 чара уздырган һәм 10 басма чыгарган иде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10