ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар Татарстан халкын көчле җил турында кисәтә

30 гыйнвар 2018, 15:49 , Фото: Рамиль Гали

Синоптиклар Татарстан халкын көчле җил турында кисәтә   Республикада урыны белән күз күреме начарлану, өермәле көчле җил һәм буран көтелә.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава торышы шартлары бозылу турында кисәтә.

Иртәгә, 31 гыйнварда төнлә һәм көндез республикада урыны белән күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланачак, секундына 15-18 метрга кадәр өермәле көчле җил һәм буран фаразлана.

"Татар-информ" буран чыкканга, Казан-Ульяновск трассасында автобуслар хәрәкәте чикләнә, дип хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10