ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде
Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте
Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде
Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов
Мәскәү татар яшьләре "Йолдызлар яңгыры"на берләшә

Мәдәният, Татар дөньясы

«Мирас» Татар музыкасы фестивалендә Рәшит Кәлимуллинның юбилей концерты узачак

30 гыйнвар 2018, 13:33 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

«Мирас» Татар музыкасы фестивалендә Рәшит Кәлимуллинның юбилей концерты узачак Программага “Симфоник фрескалар”, оркестр өчен “Урман әкиятләре” кергән.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). 24 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге III «Мирас» Татар музыкасы фестивале кысаларында Рәшит Кәлимуллинның юбилей концерты узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәния министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия һәм Татарстанның халык артисты, Россия Композиторлар берлеге рәисе, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе 2017 елның 6 маенда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Программага “Симфоник фрескалар”, Оркестр белән фортепиано өчен концерт, Оркестр белән скрипка өчен концерт, оркестр өчен “Урман әкиятләре”, “Симфоник биюләр”, “Татарча сюита” кергән, диелә әлеге хәбәрдә.

Концерт программасын Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры башкарачак. Дирижер – Василий Валитов (Мәскәү). Инструменталь концертларда солистлар булып Мәскәүнең танылган музыкантлары, халыкара конкурслар лауреатлары Федор Әмиров (фортепиано), Гайк Казязан (скрипка) чыгыш ясаячак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10