ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Хаҗиларга гадиләштерелгән схема буенча виза алу мөмкинлеге каралды

29 гыйнвар 2018, 20:31

Хаҗиларга гадиләштерелгән схема буенча виза алу мөмкинлеге каралды Татарстанның рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Согуд Гарәбстанының хаҗ министры белән очрашты.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Согуд Гарәбстанының хаҗ министры белән очрашты. Очрашуда хаҗиларга гадиләштерелгән схема буенча виза алу мөмкинлеге каралды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” Ранис хәзрәт Вахитов хәзер эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанында. Ул 2018 елда хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча эшче төркем киңәшмәләрендә һәм әлеге илдә хөкүмәт дәрәҗәсендә уза торган утырышларда катнаша.

Россиянең хаҗ-миссиясе рәсми сөйләшүләрендә Согуд Гарәбстаны министры Мөхәммәд Салих бин Таһир Бинтан белән Мәккәдә хаҗ вакытында хаҗиларга хезмәт күрсәтү һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең хаҗ министрлыгының электрон системасы аша гадиләштерелгән схема буенча виза алу мөмкинлеге каралды.

“ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесенең сәфәре барышында шулай ук кунакханә һәм хезмәт күрсәтүче компанияләрнең җитәкчеләре белән очрашулар каралган. Моннан тыш, хаҗиларны тукландыруны оештыру буенча җирле ашханәләр белән сөйләшүләр алып бару планлаштырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10