ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2018 елда «Тоталь диктант»ның кайсы шәһәрдә үтәчәге билгеле булды

29 гыйнвар 2018, 12:19 , Фото: Рамиль Гали

2018 елда «Тоталь диктант»ның кайсы шәһәрдә үтәчәге билгеле булды Диктантны башка сәгать поясында төп аудиториядән турыдан-туры трансляция ярдәмендә реаль вакыт режимында язарга мөмкин.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда «Тоталь диктант»ның кайсы шәһәрдә үтәчәге билгеле булды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Әлеге халыкара акциянең башкаласын ачыклау максатыннан үткәрелгән бәйгенең финалы 27 гыйнварда Новосибирскида узды. Анда агымдагы елда проектның төп шәһәре игълан ителде. 14 апрельдә диктант тексты авторы, язучы Гүзәл Яхина Владивостокка киләчәк. Язучы үзенең яңа романыннан «Утро», «День», «Вечер» дигән бүлекләрне укыячак. 

Диктантны башка сәгать поясында төп аудиториядән турыдан-туры трансляция ярдәмендә реаль вакыт режимында язарга мөмкин.

Быел «Тоталь диктант» башкаласын беренче тапкыр сайлыйлар. Моңа кадәр текст авторлары – язучылар Дмитрий Быков, Захар Прилепин, Дина Рубина, Алексей Иванов, Евгений Водолазкин, Андрей Усачев, Леонид Юзефович, күркәм гадәткә кергәнчә, диктантны әлеге акциянең Ватаны саналган Новосибирскида укый иде. «Тоталь диктант» 2004 елда беренче тапкыр нәкъ менә биредә узды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10