ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Пенза өлкәсе Татар автономиясе «Мин яратам сине, туган ягым!» бәйгесенә нәтиҗә ясады

29 гыйнвар 2018, 10:45 , Фото: tatar-congress.org

Пенза өлкәсе Татар автономиясе «Мин яратам сине, туган ягым!» бәйгесенә нәтиҗә ясады Балалар туган якны өйрәнүче тарихчыларда да кызыксыну уяткан вакыйгаларны сурәтли һәм фактлар китерә.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә «Мин яратам сине, туган ягым!» бәйгесенә нәтиҗә ясадылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте.

Конкусрның төп максаты үсеп килүче буынны үз халкы һәм туган як тарихын өйрәнүгә җәлеп итүдән гыйбарәт иде.

Бәйгенең нәтиҗәләре жюри әгъзаларын гаҗәпкә калдырды. Үз эшләрендә балалар туган якны өйрәнүче тарихчыларда да кызыксыну уяткан вакыйгаларны сурәтли һәм фактлар китерә. Конкурска җибәрелгән иң яхшы язмаларны туплап, аерым җыентык бастырып чыгару күздә тотыла.

Татар автономиясе бәйгене оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгына рәхмәт белдерә.

10 мартта «Әдһәм Рәхим улы Тенишев – кеше һәм галим» дигән фәнни-гамәли конференция узачак, шулай ук «Мин яратам сине, туган ягым!» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10