ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Дин

Сүриянең бердәмлеге һәм иминлегенә Анкара гына игътибар бирә

29 гыйнвар 2018, 09:00 , Фото: aa.com.tr

Сүриянең бердәмлеге һәм иминлегенә Анкара гына игътибар бирә Бу хакта Ливандагы “Хезболла” хәрәкәтенең беренче генераль секретаре Шәех Сөбхи әл-Туфейли белдерә.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркия – Сүрия иминлегенә һәм бердәмлегенә әһәмият биргән бердәнбер ил, дип белдерә Ливандагы “Хезболла” хәрәкәтенең беренче генераль секретаре Шәех Сөбхи әл-Туфейли. Бу хакта ул “Анадолу” хәбәрләр агентлыгы корреспонденты белән әңгәмәсендә әйтә.

Аның сүзләренчә, Анкараның бигрәк тә Якын Көнчыгыштагы гамәлләре мактауга лаек.

«Анкараның Сүриягә карата алып барган сәясәте Сүрия халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарыла”, - ди Ливан сәясәтчесе.

Туфейли әңгәмәдә шулай ук Мьянманың Аракан провинциясендәге рохинджа (рохинья) мөселманнары фаҗигасен искә алып үтә. Бу мәсьәләдә Төркия Аракан халкына зур ярдәм күрсәтте. Нәкъ менә Төркия дөнья халкының игътибарын рохинджа (рохинья) мөселманнары фаҗигасенә юнәлтте, дип саный сәясәтче.

“Төркия киләчәктә дә, Сүрия һәм Мьянма мөселманнарына ярдәмгә килгән кебек, дөньядагы барлык мөселманнар мәнфәгатен алга куеп яшәр, дип ышанам”, - ди Туфейли. Ул әңгәмәсендә бүгенге Төркиянең дөньядагы күп кенә мөселман илләренә үрнәк һәм өмет чыганагы булуын искәртә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10