ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Җәмгыять

Финляндиядә Президент сайлауларында дәүләтнең бүгенге башлыгы җиңгән

29 гыйнвар 2018, 07:39 , Фото: wikipedia.org

Финляндиядә Президент сайлауларында дәүләтнең бүгенге башлыгы җиңгән Саули Нийнистё үз тарафдарларына: “Без иң тотрыклы ил булып торабыз, һәм бу зур кыйммәткә ия”, - дип белдергән.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Финляндиядә Президент сайлауларында дәүләтнең бүген гамәлдә булган башлыгы Саули Нийнистё җиңгән. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

Барлык тикшерелгән бюллетеньнәрнең 62,7 процентында тавыш Президент Нийнистё кандидатурасына бирелгән.

Сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәч, Саули Нийнистё үз тарафдарларына көчле һәм гүзәл дәүләт хакындагы сүзләр белән мөрәҗәгать иткән. Ул илдә сүз иреге булачак, һәм дөнья җәмәгатьчелеге белдергән фикер игътибарга алыначак, дип вәгъдә иткән.

“Без иң тотрыклы ил булып торабыз, һәм бу зур кыйммәткә ия”, дип белдергән Саули Нийнистё.

Финляндиядәге сайлауларның нәтиҗәсе рәсми төстә 30 гыйнварда игълан ителәчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10