ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чирмешәндә иң яхшы укытучы һәм иң яхшы тәрбияче ачыкланды

29 гыйнвар 2018, 07:00

Чирмешәндә иң яхшы укытучы һәм иң яхшы тәрбияче ачыкланды Җиңүчеләр 10ар мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.

(Чирмешән, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Башка еллардан аермалы буларак, Чирмешәндә быел педагогларга уртак бәйрәм ясадылар – “Ел укытучысы – 2018” һәм “Ел тәрбиячесе – 2018” район этабы җиңүчеләрен бергә тәбрикләделәр. Чирмешәндәге 2нче мәктәпнең математика укытучысы Лилия Нуретдинова - “Ел укытучысы – 2018” конкурсының район этабы җиңүчесе. Тәрбиячеләр арасында Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасы укытучы-логопеды Гүзәл Могыйзова иң яхшы булып танылды. Җиңүчеләр 10ар мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр, дип яза җирле басма.

“Ел укытучысы - 2018” бәйгесендә 19 укытучы һөнәри осталыгын күрсәткән – мастер-класс тәкъдим иткәннәр. Икенче турда ун педагог көч сынашты.

Әккәрәй мәктәбенең тарих укытучысы Александр Аютов икенче урынга лаек булды. Әле беренче ел гына белем бирүче кызлар да уңышлы чыгыш ясады. Күтәмә мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Мария Зорина, мәсәлән, “Педагогик дебют” номинациясендә - җиңүче, ә Югары Кәминкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Мисбахова шул ук номинациядә - призер.

"Быелгы бәйгедә яшьләрнең күп катнашуы бик куанычлы. Хезмәт стажлары, тәҗрибәләре аз булуга карамастан, эчтәлекле, кызыклы чыгышлар тәкъдим иттеләр, - ди район мәгариф бүлеге методисты Рәгыя Нурхәммәтова. – Без бу яшьләргә зур өметләр баглыйбыз".

Яр Чаллы шәһәрендә узачак зона бәйгесендә район данын яклаячак Лилия Нуретдинованың да хезмәт стажы бер дистә ел гына. Казан федераль университетын тәмамлап, Иске Кади мәктәбендә балаларга математика фәне серләрен өйрәткән якташыбыз инде икенче ел Чирмешәндәге 2нче мәктәптә белем бирә.

"Көндәшләрем көчле, тәҗрибәле иде, бәйгегә ныклап әзерләнсәм дә, районның “Ел укытучысы” булырмын, дип уйламаган идем, - ди Лилия Фәнил кызы. – Һөнәремне, балаларны, предметымны бик яратам, укучыларга дәрестә үзләренә фикер йөртергә, эзләнергә мөмкинлек бирәм, һәр теманы көндәлек тормыш белән бәйләп аңлатырга тырышам. Мастер-класска да шундый тема сайладым", - ди Лилия Нуретдинова.

 “Ел тәрбиячесе – 2018” республика бәйгесенең район этабында 12 тәрбияче катнашты, шулар арасыннан өч җиңүче билгеләнде. Лениногорск шәһәрендә узачак зона этабында район этабы җиңүчесе Гүзәл Могыйзова белән бергә бәйгедә 2нче урын алган, Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләүче Әлфия Заһретдинова да катнашачак. Әккәрәй авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Аютова бәйгедә 3нче булды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10