ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зәйдә яшь көрәшчеләр арасында иң күп чемпион - Әлмәт командасыннан

28 гыйнвар 2018, 16:32 , Фото: Архив:Султан Исхаков

Зәйдә яшь көрәшчеләр арасында иң күп чемпион - Әлмәт командасыннан Келәм хуҗалары үсмерләр арасында бер генә авырлыкта җиңү яулады.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры узды. Бил алышулар ир-егетләр һәм үсмерләр арасында өч яшь категориясенә бүленеп үткәрелде.

2004-2005 елларда туган үсмер көрәшчеләр – 35, 40, 70 килограмм авырлыкта бил алышса, 2002-2003 елгылар – 45, 55, 65 һәм 80 килограмм авырлыкта көч сынашкан. Ә тагын да өлкәнрәкләр – 2000-2001 елгылар өчен 55, 65 һәм 90 килограмм авырлыкта җиңүчеләрне ачыкларга туры килгән.

Ир-егетләр арасында барлык авырлык үлчәвендә дә Зәй көрәшчеләре җиңү яуласа, үсмерләр арасында келәм хуҗаларыннан бер генә чемпион бар. Чемпионнарның күпчелеге – Әлмәттән.

Үсмер көрәшчеләр арасында Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырылган турнирның чемпионнары – Артур Гарипов (Әлмәт), Рубин Раджабов (Әлмәт), Илназ Шәмсиев (Актаныш), Инсаф Гыйльметдинов (Кукмара), Виталий Колесников (Чаллы), Вадим Васильев (Чаллы), Айнур Галимҗанов (Кукмара), Денис Муллахмәтов (Чаллы-Актаныш), Тимур Милютин (Әлмәт), Альберт Сәхәбиев (Зәй).

Командалар арасында Зәй – беренче, Чаллы – икенче, Актаныш көрәшчеләре өченче урын яулады.

“Командалар арасында беренчелекне ир-егетләр һәм үсмерләрнең бил алышу нәтиҗәсе буенча чыгардык, – диде “Татар-информ” хәбәчесенә Зәй районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илфат Әшрәпов. – Шуңа да ир-егетләр көрәшендә барлык чемпионнарның Зәйдән булуы келәм хуҗаларына җиңү китерде”. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10