ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Ике көн дәвам иткән бәйгедә келәм хуҗалары – Зәй көрәшчеләре җиңү яулады

28 гыйнвар 2018, 15:30 , Фото: Архив: Солтан Исхаков

Ике көн дәвам иткән бәйгедә келәм хуҗалары – Зәй көрәшчеләре җиңү яулады Ринат Фәрдиев истәлегенә үткән республика турниры 22 командадан 250ләп спортчыны үзенә җыйды.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Зәй шәһәрендә көрәш буенча республикакүләм турнир төгәлләнде. Ике көн дәвам иткән бәйгедә келәм хуҗалары – Зәй көрәшчеләре җиңү яулады.

Зәйдә үзе исән чагында Ринат Фәрдиев призына көрәш турниры уздырылып килсә, хәзер көрәшчеләр аның истәлегенә оештырылган турнирда бил алыша. Инде өченче ел рәттән турнир республика күләмендәге ярышка әйләнде. Быел ул 22 командадан 250дән артык көрәшчене үзенә җыйды.

Ир-егетләр арасында быелгы турнирда барлык авырлык үлчәвендә дә Зәй көрәшчеләре җиңү яулады. Турнирның чемпионнары – Дмитрий Левашов (65 килограмм), Булат Гадершин (70 килограмм), Ленар Садыйков (75 килограмм), Айнур Әхмәтшин (85 килограмм), Руслан Хәмидуллин (90 килограмм), Эльдар Хәмитов (100 килограмм), Радик Сәләхов (130 килограмм), Сергей Павлик (авыр үлчәү).

Командалар арасында Зәй – беренче, Чаллы – икенче, Актаныш көрәшчеләре өченче урын яулады.

Сүз уңаеннан, турнирда үсмер көрәшчеләр дә катнашты, алар өчен бил алышулар өч яшь категориясендә оештырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10