ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның Экология министрлыгы "Ачык ишекләр көне"нә чакыра

28 гыйнвар 2018, 09:51

Татарстанның Экология министрлыгы Экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итеп булачак.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 15 февральдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Һәр теләгән кеше экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Ачык ишекләр көне министрлыкның барлык төрриториаль идарәләрендә узачак”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казан, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Казанда Үзәк территориаль идарәгә (Павлюхин ур., 75 йорт) мөрәҗәгать итә ала.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 267-68-87. Башка районнарда яшәүчеләр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Чистай, Буа һәм Арчадагы териториаль идарәләргә чакырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10