ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнәдә "Ел хатын-кызы" исеме билгеле булды

27 гыйнвар 2018, 17:38 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнәдә “Минем язмышым - минем һөнәрем” номинациясендә сыер савучы Гөлнар Хисамиева җиңгән.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Кичә Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Ел хатын-кызы" бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бу турыда "Әтнә таңы" газетасы хәбәр итә.

Татарстан Президенты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе ярдәме белән үткәрелә торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән ” бәйгесенең район туры булган. Чарада 11 кеше катнашкан: 10 хатын- кыз, 1 ир-егет.

"Бәйгедә катнашучылар үзләренең яхшы әзерлек белән килүләрен күрсәтте. Чыгыш ясаучыларга да сокланырлык. Ир-егетебез Рамил Шәйхиев нинди эшкә тотынса, шуны булдыра", дип яза район газетасы.

“Минем язмышым - минем һөнәрем” номинациясендә Комыргуҗа авылы сыер савучы Гөлнар Хисамиева җиңүче булган. Казанда узачак республика бәйгесенә кем барачагын соңрак хәбәр итәчәкләрен җиткерә "Әтнә таңы" газетасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10