ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Омск татарлары шәһәр мэрына федераль Сабан туе үткәрергә тәкъдим итте

27 гыйнвар 2018, 15:33 , Фото: Р.Хабибуллина

Омск татарлары шәһәр мэрына федераль Сабан туе үткәрергә тәкъдим итте "Чара якындагы төбәкләр белән Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасындагы багланышларны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк", дип ышаналар.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Омск мэры Оксана Фадина шәһәрдәге милли-мәдәни берләшмә вәкилләре белән очрашты. Әлеге чарада Омск өлкәсенең “Мәдәният” Төбәк татар милли-мәдни автономиясе берлеге рәисе Радик Миңнеханов һәм “"Заман" Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова катнашты. Бу турыда Омск өлкәсенең татарларының Милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Радик Миңнеханов 2019 елда Омск шәһәрендә Федераль Сабан туе уздыруны тәкъдим итте. "Бу чара якындагы төбәкләр белән Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасындагы багланышларны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк", дип ышана автономия берлеге рәисе. 

Зур бәйрәмгә Россиянең күп кенә төбәкләреннән 1500 ләп рәсми делегат, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан республикалары башлыкларын чакыру күздә тотыла, диелә әлеге хәбәрдә.

Федераль Сабан туе — бөтенроссия күләмендәге зур дәрәҗәдә узучы бәйрәм ул. Милли Сабан туе бәйрәме 2001 елдан башлап федераль дәрәҗәдә татарлар күпләп яшәгән төбәк шәһәрләренең берсендә һәр елны уздырыла. Федераль Сабан туе Түбән Новгородта, Төмәндә, Красноярскида, Әстерханда, Чабаксарда, Томскида, Владивостокта, Ульяновскида, Чиләбедә һәм башка шәһәрләрдә үтте инде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10