ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда трассада ватылган автобустагы сигез баланы коткарганнар

27 гыйнвар 2018, 11:01 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда трассада ватылган автобустагы сигез баланы коткарганнар Автобуста 30 пассажир, шуларның сигезе бала булган.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Алексеевски районында трассада Казан-Азнакай автобусы ватылып калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автобустагы сигез баланы коткарган. Бу турыда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Автобуста туңучы кешеләр турында хәбәр кичә 21 47 сәгатьтә килгән. Ярдәмгә 3 нче зона коткаручылар отряды киткән.

Казаннан Азнакайга баручы автобус трассада ватылып калган. Автобуста 30 пассажир, шуларның сигезе бала булган. Машина йөртүче запас частьлар алырга киткән һәм ике сәгатькә югалган. Кешеләр ягылмый торган салонда туңа башлаган.

Коткаручылар аларны җылыткан, кайнарчәй эчерткән. Шул вакытка башка автобус килеп җиткән, пасажирларны күчереп утыртканнар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10